Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Cалкыннар аркасында укучыларның дәресләре туктатылырга мөмкин

Пәнҗешәмбе һәм җомга, −25 градуска кадәр салкыннар көтелә.

Якын көннәрдә, пәнҗешәмбе һәм җомга, −25 градуска кадәр салкыннар көтелә, шуңа бәйле рәвештә Татарстан башкаласында укучыларның дәресләре туктатылырга мөмкин.

Башлангыч сыйныф укучылары −25 градус булса, дәресләргә бармый кала ала. 5-9 нчы сыйныфлар өчен, термометр баганасы −27 градуска кадәр төшсә, дәресләр гамәлдән чыгарылачак. Ә югары сыйныф укучылары −32 градуста дәресләрдән азат ителә, дип искә төшерә Казанның Мәгариф идарәсе.

«Мәктәп администрацияләре, салкыннар булганда, нинди очракта укучылар өйдә калганлыгын һәм нинди очракта белем бирү процессын дәвам иткәнлеген үзләре хәл итә. Еш кына балалар мәктәпкә һава температурасына карамастан киләләр яки ата-аналарның аларны калдырырга кешеләре юк — моның өчен дежур сыйныфлар эшли, анда дәресләр гадәти режимда уза», — дип аңлатты идарә җитәкчесе Ирек Ризванов.

Моннан тыш, һава температурасы −25 градустан түбән булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртү һәм шәһәрдән читкә чыгу киңәш ителми.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/calkynnar-arkasynda-kazan-ukucylarynyn-dareslare-tuktatylyrga-momkin-5880064

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев