Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Быелдан башлап югары сыйныф укучылары рухи-әхлакый мәдәният нигезләрен өйрәнә башлый

Яңа уку елыннан Россия мәктәпләрендә балаларны башлангыч һәм төп гомуми белемнең яңа белем бирү стандартлары буенча укыта башладылар.

Мәктәпләрдә «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» дигән яңа фән кертелә, аны бишенче-тугызынчы сыйныф укучылары өйрәнәчәк.

Яңа фән программага әкренләп кертеләчәк, диделәр Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә. Әлеге теманы өйрәнү укучының шәхесен үстерүгә, укучыларны Россиядәге традицион рухи-әхлакый кыйммәтләргә өйрәтүгә йөз тота, диделәр ведомствода. Аерым алганда, яңа фән укучыларга үз этник төркемнәренең мәдәни кыйммәтләрен аңларга ярдәм итәр, җәмгыятьтә үз-үзенңне тоту кагыйдәләренә һәм нормаларына өйрәтер дип көтелә.

Искәртеп үтик, бу уку елыннан башлап Татарстан мәктәпләрендә «Дәүләт теле буларак татар теле» дигән яңа фән кертелде.

https://mon.tatarstan.ru/tat/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев