Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Быел тәкә дә качмады

Сабантуйның кызыклы мизгелләре күп аның. Мәсәлән, батырга биреләсе тәкә юкка чыкса.

Са­бан­туй­да кө­рәш бу­ен­ча ике ба­тыр кал­ды:  22 яшь­лек Ил­дар Хә­би­бул­лин (аның авыр­лы­гы 100 кг бар­дыр, без­нең авыл­да ту­ып үс­кән, хә­зер Ка­зан­да то­ра) һәм 15 яшь­лек Ил­наз Фәх­рет­ди­нов (ул 75 кг авыр­лык­та, үзе Ма­ма­дыш­тан, әти­се без­нең авыл­ны­кы).

Без­дә та­гын йө­ге­рү яры­шы бик по­пу­ляр. Һәр яшь ара­лы­гын­да кыз­лар, ма­лай­лар, апа­лар, абый­лар, әби­ләр, ба­бай­лар узы­ша. Иң кы­зы­гы – ба­бай­лар йө­ге­рүе. Алар­ны бик нык ал­кыш­лый­лар.

Җыр­чы­лар бу­лып үзе­без­нең авыл онык­ла­ры кай­та, алар без­нең авыл­да үс­мә­гән, ба­ры тик әти-әни­лә­ре ге­нә без­дә үс­кән. Алар­ны җыр­лар­га дип мах­сус ча­кыр­тып кай­та­ра­лар.

Без­нең бы­ел Са­бан­туй­да тә­кә кач­ма­ды, ә уз­ган ел кач­кан иде, аны то­та ал­ма­ды­лар, шул ту­ры­да яза да баш­ла­ган идем уз­ган ел, әле һа­ман тө­гәл­ли ал­га­ным юк.

Әмир Фәр­хул­лин, Ма­ма­дыш ра­йо­ны, Ке­че Кир­мән авы­лы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев