Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бүген «Татмедиа»да олимпиадаларга багышланган брифинг уза

Брифингта төрле өлкәдә уңышларга ирешкән балалар да катнашачак.

Бүген, 9 августта, Татмедиада ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова катнашында Татарстанда талантлы балалар белән эшләү турында брифинг узачак.

Минзәлия Закирова үз чыгышында төбәктәге Олимпиада хәрәкәте, Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар саны, Республикабыз укучыларының бөтенроссия һәм Халыкара интеллектуаль чаралардагы казанышлары турында сөйләячәк.

Брифингта шулай ук түбәндәге кунаклар спикер булып чыгыш ясаячак:

  • Әлфия Сафонова, Казан шәһәре Вахитов районы 131 нче лицееның химия укытучысы;
  • Никита Перов, Казан шәһәре Вахитов районы 131 нче лицеен тәмамлаучы, химия буенча халыкара олимпиадаларның алтын медаль иясе;
  • Ольга Баклашова, Казан шәһәре Идел буе районының 6 нчы гимназиясе директоры;
  • Марсель Нургалиев, Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумының мәгълүмати технологияләр һәм матбугаты үзәге җитәкчесе;
  • Булат Нургалиев, Казан шәһәре Идел буе районы 6 нчы гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы, «Архипелаг – 2023» бәйгесе җиңүчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев