Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бүген Казанда төп чыршы ачыла

Бәйрәм чарасы 17.00 сәгатьтә башлана.

Бүген, 20 декабрьдә, Казанда үзәк Яңа ел чыршысы ачылышы була.  «Казан» гаилә үзәге янында музыкантлар һәм аниматорлар катнашында интерактив программа оештырылачак, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.

Балалар «Кар патшабикәсе өчен бүләк» әкияте геройлары белән Кышкы уеннар һәм әйлән-бәйлән уйный алачак.

Спектакльнең төп геройлары – «Снегоняшлар» – Кар патшабикәсен игелекле итәр өчен сәяхәткә чыгачак, ә Кар бабай «Болтун» тамашачыларга Кыш Бабайның яшерен бүләкләр фабрикасы турында сөйләячәк.

Концертның хедлайнерлары - «Болгар кызлары», Yuki, Игнат Изотов, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Анастасия Макарова.

Шулай ук «Казан» гаилә үзәге янында «КышДаКар-фест» фестиваленең сәүдә рәтләре урнашачак.

Чаралар кичке 5тә башлана.

Чаллы шәһәрендә төп чыршы ачылу тантанасы 18нче декабрь көнне Азатлык мәйданында узды.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев