Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бу атнада Татарстанның 15 меңгә якын унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак

Быел Татарстан Республикасында 11 сыйныфны 14 844 укучы тәмамлый, шуларның 5 798 Казанда. Ә тугызынчы сыйныф укучылары – 41 192, шуларның 12 606 Казанда.

“Соңгы кыңгырау” бәйрәм чарасын тантаналы уздыру Татарстан мәктәпләрендә күбесенчә 22-23 майда узачак.

Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре атна дәвамында үтәчәк һәм 25 майга кадәр яңгыраячак. Алда унберенче сыйныф укучыларын җитди сынаулар БДИ көтә. Исегезгә төшерәбез, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм РФ Рособрнадзоры раслаган график буенча беренче имтихан җомга көнне, 26 майда узачак.  География, әдәбият һәм химия фәннәреннән.

29 май көнне рус теленнән БДИ узачак. 1 июньдә математика (база һәм профиль дәрәҗәләре) буенча. 5 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары тарихны һәм физиканы, 8 июньдә җәмгыять белемен, 13 июньдә чит телләрне ("Говорение" бүлегеннән тыш) һәм биологияне тапшырачак. 16 һәм 17 июньдә чит телләр буенча БДИ ("Говорение" бүлеге), 19 һәм 20 июнь информатика узачак. Имтиханнар җирле вакыт белән 10:00 сәгатьтә башлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев