Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы ачылды

Форум бер атна дәвамында Шәһре Болгар җирлегендә, палаткалар шәһәрчегендә 16-23нче август көннәрендә үткәрелә.

 

Бүген, 16нчы августта, Нәзарәттә XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы ачылды. Ул бер атна дәвамында Шәһре Болгар җирлегендә, палаткалар шәһәрчегендә 16-23нче август көннәрендә үткәрелә, дип яза dumrt сайты. 

Җыен мөселманнар арасында хәйрия эшчәнлегенә багышлап уздырыла. Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды белән берлектә оештыра.

Быелгы җыенга Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә яшьләр килде: аның эшендә Индонезия, Мисыр, Англия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кырым, Башкортостан, Кабарда-Балкар (Нальчик), Чувашстан һәм Татарстан республикалары, Пермь крае, Мәскәү, Әстерхан, Владикавказ, Свердловск өлкәләре, Ижау, Йошкар-Ола, Самара һәм Ханты-Манси шәһәрләреннән 18-30 яшьлек 130 мөселман катнаша.

Форумның төп максаты – яшьләрнең башлангычларына үсәргә мөмкинлек бирүче мохит тудыру, мөселман яшьләренә тормышта үз-үзен табарга ярдәм итү, рухи дөньяны баету. Мөселман яшьләре белем алу, иҗади һәм гамәли чаралар аша үзләре уйлап тапкан яңа социаль проектларны тормышка ашырырга өйрәнәчәк.

Белешмә

Форум Россия өммәте файдасына социаль проектлар булдыру һәм гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр мәйданчыгы булачак. Ягъни биредә яшь мөселманнарны социаль стартапларны гамәлгә ашыруның төрле этапларында аларны  тулысынча калыпларга өйрәтәчәкләр: бу идеяләр яки грант алу конкурсларында катнашырлык әзер проектлар булырга мөмкин. Форумда аларны камилләштерәчәкләр һәм федераль грантлар конкурсында катнашырлык дәрәҗәгә җиткерәчәкләр.

Форумда катнашучылар стартапларны гамәлгә ашыру буенча танылган белгечләрдән мастер-класслар һәм консультацияләр алачак. Моннан тыш, форум нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар сайлап алыначак.

Социаль проект дип билгеле бер төркемнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проект санала. Аның тагын бер үзенчәлеге – социаль проект белән бәйле хезмәтләрдән бушлай файдалана алуда. Бер проектны, иң аз дигәндә – бер, иң күбе өч кеше тормышка ашыра ала.

Форум программасында шулай ук дини юнәлештә белем эстәү, фәнни-танып белү өчен лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм практикумнар, TED һәм диспутлар, квестлар, кинозал һәм китап клубы, походлар һәм экскурсияләр каралган. Җыенда төп спикер Марокко шәһәреннән ETABLISSEMENT AJIAL BOUFEKRANE фонды остазы шейх Абдеррәхим Ләкрим булачак.

https://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев