Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бөтендөнья татар конгрессы «Солдат альбомы-2023» конкурсы игълан итә

Ул 2023 елның 1 февралендә башлана һәм 19 нче февраль көнне тәмамлана.

 

Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар» газетасы «Солдат альбомы-2023» конкурсын игълан итә. Ул 2023 елның 1 февралендә башлана һәм 19 нче февраль көнне тәмамлана. Бәйге нәтиҗәләре 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә игълан ителәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Мәгълүмат Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм Вконтакте социаль челтәрендәге «Солдат альбомы-2023» төркеменә урнаштырыла.

Конкурс ике номинациядә оештырыла:

«Солдатка хат» номинациясе өч яшь категориясе буенча уздырыла:

– 12-15 яшькәчә;

– 16-20 яшькәчә;

– 21 яшьтән өлкәнрәк.

«Рәсем-открытка» номинациясендә 10-15 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр катнаша ала.

Конкурста нигезләмәдә күрсәтелгән яшь категориясенә кергән, Татарстан һәм Россиядә яшәүче һәркем катнаша ала. «Солдатка хат» номинациясендә катнашучы конкурс шартларына туры китереп, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге солдатка хат яза.

«Рәсем-открытка» номинациясендә катнашучы хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге солдатка багышлап рәсем-открытка ясый.

Ике номинациядәге хезмәтләрне дә Вконтакте социаль челтәрендәге «Солдат альбомы-2023» төркеменә урнаштырырга кирәк.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев