Бөек Кытай стенасы янында – республикабыз әләме
Эмиль Кытайга укырга барганда туган төбәгенең төп символларының берсен махсус үзе белән алган.
Татарстан егете Бөек Кытай стенасы янында республика әләмен тотып, фотога төшкән. Эмиль Харисов Сарман районы Җәлил бистәсендә туып үскән. Бүгенге көндә ул Иннополис университеты студенты. Эмиль Кытайга укырга барганда туган төбәгенең төп символларының берсен махсус үзе белән алган. Егет әләм белән Пекинның һәр истәлекле урыннарында диярлек фотога төшкән.
Төрле илләрдән килгән халык безнең әләмнең бик матур булуына шаккаткан. Кытайларга әләм шулай ук бик ошаган икән. Хәтта аның белән фотога да төшкәннәр.
Эмиль Харисовның соцчелтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев