Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Блогерлар «ТопБЛОГ» Бөтенроссия проектында катнаша ала

Гаризаны сайтта 30 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин.

"Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының "ТопБЛОГ" Бөтенроссия проектының дүртенче сезонында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

Катнашучылар белем бирү программаларын уза һәм проект экспертларыннан ярдәм ала алачак.

Гаризаны сайтта 30 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин. "ТопБЛОГ" бөтенроссия белем бирү проекты файдалы контент авторларына медиаиндустриядә карьера төзергә һәм аудитория белән социаль челтәрләрдә нәтиҗәле эшләргә өйрәнергә ярдәм итә.

"Медиалаборатория" белем бирү трегында катнашучылар медиаиндустриядә һөнәри үсеш өчен кирәкле күнекмәләрне үзләштерәчәк. Проект турында тулы мәгълүмат белән рәсми сайтта танышырга мөмкин.

"Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының "ТопБЛОГ" проекты 2020 елдан "Мәгариф" илкүләм проектының "Һәркем өчен социаль лифтлар" программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 150 меңнән артык кеше катнашты.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев