Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Блогерлар арасында бәйге башланды

Дәүләт телләрен популярлаштыру буенча республика бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы интернет челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру буенча республика бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итте.

Бәйгенең нигезләмәсе.

Бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсның максаты — Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән иң яхшы блогларны ачыклау.

Гомуми приз фонды 565 000 сум тәшкил итә.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

— «Социаль челтәрләрдә иң яхшы блог»;

— «Видеохостингларда иң яхшы блог»;

— «Мессенджерларда иң яхшы блог»;

— «Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы темасына иң яхшы блог»;

— «Иң яхшы яшь блогер» (14-18 яшьлекләр).

Бәйгедә катнашучылардан документлар 2023 елның 30 ноябренә кадәр konkurs_tatmedia2023@mail.ru электрон адресына кабул ителә, яки электрон рәвештә түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2, 6 кат, 608 бүлмә, гаммәви мәгълүмат чаралары бүлеге. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев