Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Блогер һәм модель

Сез бе­лә­сез­ме, ко­яш бал­кы­ган­да да, йол­дыз­лар сүн­ми. Ассэль Сә­ла­хо­ва мо­ңа дә­лил. Ул – бло­гер, җыр­чы, акт­ри­са һәм... Кал­га­нын әле­ге ис­кит­кеч та­лант­лы кыз бе­лән әң­гә­мә­дә укыр­сыз.

Сә­лам, дус­лар! Ни хәл­ләр­дә сез? Җәй­ге наз­лы җил­ләр­дә рә­хәт­лә­неп ир­кә­лән­де­гез­ме әле? Сез бе­лә­сез­ме, ко­яш бал­кы­ган­да да, йол­дыз­лар сүн­ми. Ка­зан­ның 108нче но­мер­лы мәк­тә­бен­дә 4нче сый­ныф­та уку­чы Ассэль Сә­ла­хо­ва мо­ңа дә­лил. Ул – бло­гер, җыр­чы, акт­ри­са һәм... Кал­га­нын әле­ге ис­кит­кеч та­лант­лы кыз бе­лән әң­гә­мә­дә укыр­сыз.

– Ка­зан йол­ды­зы­на кай­нар сә­лам! Ассэль, мин си­не бло­гер бу­ла­рак әл­лә кай­чан­нан бе­ләм һәм ми­ңа шун­сы кы­зык: син үзеңнең блогыңны кай­чан­нан бир­ле алып ба­ра­сың икән?

– Мин аны та­ныл­ган бло­гер­лар ки­ңә­ше бу­ен­ча «Ә­ти һәм кыз» руб­ри­ка­сы бе­лән баш­лап җи­бәр­гән идем. Һәм ме­нә бы­ел, Ал­ла­га шө­кер, аңа да 4 ел бул­ды. Шу­лай ук ми­нем «Лайк» со­ци­аль чел­тә­рен­дә дә бү­ген 240 000 ярат­кан язы­лу­чым бар.

– Бу­сы бул­ды блог. Ә син бит әле фо­то­мо­дель да! Аны­сы ни­чег­рәк баш­ла­нып кит­те?

–  5 яшь­тә дус кы­зым бе­лән без­не әни­ләр «Мисс Та­тарс­та­на» мәк­тә­бе­нә алып бар­ган иде­ләр. Шун­да ми­ңа мо­дель бу­лу ошап кит­те. Ан­нан соң мин «Little Top Model-2019» бәй­ге­сен­дә гран-при от­тым! Бү­ләк­кә ай­пад иде. Шул көн­не бары­сы да баш­ла­нып кит­те дә ин­де.

– Син бло­гың­да кас­тинг­ка бар­дым дип әйт­кән идең. Сер бул­ма­са, сөй­ләп кит әле шул ту­ры­да, Ассэль.

– 3-8 яшь­лек ба­ла­лар­га ма­те­ма­ти­ка фә­нен өй­рә­нү өчен ку­шым­та-плат­фор­ма чы­га­ру план­лаш­ты­ры­ла. Һәм мин әле­ге при­ло­же­ни­е­да­гы ге­рой­ның, Али­са сы­ман, та­вы­шын яз­ды­ру ва­зи­фа­сын баш­ка­ра­чак­мын.

– Төш­кә ка­дәр уку, шун­нан во­кал, флей­та дә­рес­лә­ре, блог та алып ба­ра­сың... Син ни­чек бар­сы­на да өл­ге­рә­сең соң?

– Тәү­лек­тә 25 сә­гать бул­са, әй­бәт бу­лыр иде!

– Кем ма­тур­рак ел­мая, шу­ңа «5»­ле ку­я­лар, ди­ләр. Ә син, бел­гә­нем­чә, ба­ры тик «ях­шы» бил­ге­ләр­гә ге­нә укый­сың...

 

– Әйе, мин ме­нә 3нче ел уку ал­дын­гы­сы. Ә укы­ту­чы­лар­га кил­гән­дә, алар иң бе­рен­че оч­рак­та бе­ле­ме­ңә ка­рап бил­ге куя. Әм­ма, сер итеп ке­нә әй­тәм, ха­риз­ма да мө­һим роль уй­ный!

 

Блиц со­раш­ты­ру:

– Иң ярат­кан дә­ре­сең?

– Рус те­ле.

 

– Син әти кы­зы­мы, әл­лә әни кы­зы­мы?

– Әти кы­зы.

 

– Кай­сы пла­не­та­га очар идең?

– Ай­га!

 

– Ку­ми­рың?

– По­ли­на Га­га­ри­на.

 

– Иң зур хы­я­лың?

– Кө­чек са­тып алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев