Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бәхетле булуның серләре

Шагыйрә, язучы Әлфия Ситдыйкованың «Канатлар ныгыганда» исемле повесте Р.Миңнуллин исемендәге бәйгедә җиңү яулады. Тиздән бу әсәрдән өзекне «Идел»  журналы битләреннән укып булачак. 

Сер түгел, һәркемнең бәхетле булып яшисе килә. Нәрсә ул бәхет, ничек бәхетле булырга? Яшүсмерләрне бу сорау бигрәк тә борчый. Гомер китабының һәр битен төсле бизәкләр, игелекле гамәлләр, күркәм эшләр белән бизәр өчен ни эшләргә? Тормышта дөрес юлны ничек табарга, ничек сынауларга бирешмичә, көчле булып калырга?

Әлфия Ситдыйкованың «Канатлар ныгыганда» повестен укып, яшүсмерләр үзләрен борчыган бу сорауларга җавап таба алыр дип уйлыйм.
Повесть үз эченә әдәп, әхлак, тырышлык, кешелеклелек сыйфатлары турындагы тормышчан, яшүсмерләр көн дә исендә тотарга тиешле мәгълүматне туплаган. Мәктәпне бетергәннән соң кая барырга; югары белем алу һәркемгә зарурмы; «текә» яшьләр нинди була; бу тормышта рухи кыйммәтме, әллә матди байлык мөһимрәкме?

Бу сорауларга  әсәрнең геройлары Диләрә белән Камилә яшьләр күзлегеннән карап  җавап бирә. Тормышта ялгыш адым ясамыйча яшәр өчен китаплар укырга кирәклеген күңелләрне тетрәндерерлек итеп аңлата язучы, китап яшүсмернең дөньяга, тирә-юньгә карашын үзгәртә ала дип ассызыклый. Әсәрдә үзеңә дөрес кумир сайлауның мөһимлеге; көчле рухлы, алга куйган максатларына ирешеп яшәүчеләрне үрнәк итеп алырга кирәклелеге ышанырлык итеп сурәтләнә.
 

«Тормыш диңгезен кичкәндә нинди генә кешеләр очрамый. Язмыш хыянәт белән дә очраштыра. Чыдамлыкка да сыный. Сынмый-сыгылмый тормышта үз урыныңны табарга, чын дусны хөсетле, көнчеләрдән аерырга, үргә менгәндә кемнәргә таянырга?»  

Яшүсмер кызлар Диләрә белән Камилә бу яктан бик бәхетле. Аларның ялгышлардан саклап төпле киңәшен бирә, акны-карадан аерырга өйрәтә торган ышанычлы кешеләре – әти-әниләре бар. Повестьнең герое Зөһрә образында, кызы – йөрәк парәсе өчен бертоташтан җан атучы, аның бәхете хакына бөтен авырлыкларга түзәргә әзер торучы ана сурәтләнә.

Зөһрә кызына иптәш тә, дус та, сердәш тә булырга тырыша, аны олы кеше итеп күрә белә. Ачыктан-ачык әңгәмәләр корып, ихлас аралашып, бала күңелендәге төрле үзгәрешләргә игътибарлы булып кызының ышанычын яулый ул. 
Яшүсмерләр әти-әни биргән киңәшкә колак салса, һәр адымын үлчәп басса, хата-ялгышлар да азрак булыр иде, ди автор. Повесть бала тәрбияләүдәге нечкәлекләр кебек мөһим мәсьәләләр күтәрүе белән дә әһәмиятле. 
Яшүсмернең аны аңлый, бертөрле уйлый торган дуслары булуы мөһим. Диләрәнең тормышын яңа гына бөреләнеп килгән мәхәббәте, акыллы киңәшләрен бирә алучы дус кызы Мәрьям тагы да ямьләндерә.  Кыз үзе сеңлесе Камиләнең сердәшчесе, киңәшчесе,  бу кардәш-ыру, туганнар белән аралашып яшәүнең игътибарга лаек гореф-гадәт икәнен күрсәтә.
Повестьне укып чыккач, бәхет ул – үз алдыңа куйган максатларга ирешеп, яңа үрләргә менәргә омтылып яшәүдер дигән фикергә килдем. Яшүсмерләрнең өметләре генә өзелмәсен, канатлары гына нык булсын!


Фирая Гыйзәәтуллина, Чаллы китапханәләр челтәре 17 санлы филиалның әйдәп баручы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев