Бишек җыры
Ачык ишек

Бишек җыры

Әлли-бәлли-бәлли-бәү.

Йокла балам,йом күзең,

Сиңа иң йомшак сүзем.

Йокы татлы булсын диеп,

Йолдызлар кыса күзен.

Әлли-бәлли-бәлли-бәү,

Әлли-бәлли-бәлли-бәү.

Сакта торыр әтиең,

Яклап торыр әниең,

Йокла балам, йом күзең,

Йом-йом күзең, йолдызым.

Әлли-бәлли-бәлли-бәү,

Әлли-бәлли-бәлли-бәү.

Тыныч булса илебез,

Зәңгәр булса күгебез,

Иртән елмаеп-көлеп,

Уянырбыз сөенеп.

Әлли-бәлли-бәлли-бәү,

Әлли-бәлли-бәлли-бәү.

Усманова Рузия Загир кызы, Казан шәһәре Идел буе районының 4нче балалар бакчасы татар телен укыту буенча тәрбияче.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев