Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Биләрдәге «Сәләт» форумының яңа сменасында 8 мең бала ял итә

«Уңышлар сезгә, балалар!», - дип язган Рөстәм Миңнеханов ял итүче балаларга мөрәҗәгать итеп.

Биләрдә хәзерге вакытта «Сәләт» Халыкара яшьләр мәгариф форумының яңа сменасы уза, дип хәбәр итә Рөстәм Миңнеханов. Үзенең телеграм-каналында ул форумда катнашучы балаларның фотоларын урнаштырган. Бу сезонда илнең төрле төбәкләреннән 8 меңнән артык бала ял итәчәк, дип билгеләп үтте Республика Рәисе.

"Уңышлар сезгә, балалар!", - дип язган Рөстәм Миңнеханов ял итүче балаларга мөрәҗәгать итеп.

Исегезгә төшерәбез, 12нче июльдә Биләрдә «Сәләт»форумының өченче сменасы старт алды. Бирегә Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Ульяновск, Пермь, Самара, Әстерхан өлкәләреннән, Чувашия, Башкортостан һәм Татарстаннан балалар килгән дип хәбәр ителә.

Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә үткән икенче иҗади сменада 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге 600 бала, яшүсмер һәм яшьләр катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев