Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Биләрдә «Сәләт» форумының икенче иҗади сменасы тәмамланды

Алда балаларны «Сәләт» форумының өченче сменасы көтә.

Биләрдә XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының иң иҗади, иң креатив икенче сменасы  – Иҗат Биләр Форум (Творчество/Arts) ахырына якынлашты. Монда катнашучылар үзләрен музыка, театр һәм бию өлкәләрендә сынап карый алды. Һәр юнәлеш өчен үз эшен өч лаборатория алып барды. Йомгаклау көнендә смена нәтиҗәсе буларак күмәк тырышлык белән башкарган уникаль проект тәкъдим ителде.

Йомгаклау концертын «Дуслык» автор җыры белән РФ һәм ТР Композиторлар берлеге әгъзасы Миләүшә Хәйруллина җитәкчелендәге музыка лабораториясе катнашучылары ачып җибәрде. Чара программасын ТР Атканзанган артисты Искәндәр Нуриҗанов сәхнәләштергән «Риваять-әкият» перфомансы белән театр лабораториясе катнашучылары дәвам итте.

Үз иҗат җимешен — заманча эшкәртелгән «Безнең ил» татар халык җырын артист, укытучы, аранжировка ясаучы Алексей Макаров җитәкчелегендә музыкаль лаборатория дә тәкъдим итте.

Ә инде тамашачылар бию юнәлешенең лаборатория нәтиҗәсен хорегораф Аида Шәйхетдинова куйган «Соразмерность города и человека» номерында күрә алды. Концерт программасын композитор, шагыйрь, аранжировщик Тимур Вәлиев җитәкчелегендәге «Мин хәтерлим» җыры белән музыка лабораториясе дәвам итте. Йомгаклау чарасына Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты, режиссер, «Алтын битлек» театр премиясе номинанты Булат Гатауллин сәхнәләшетерлән «Кызлар тавы сере» перфомансы нокта куйды. Музыкаль юнәлешне үз канаты астына вокал буенча педагог, И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы укытучысы, вокаль номерлар куючы Лия Магнавеева алды. Хореограф-куючы, биюче, югары категорияле педагог, «INDIGO» бию коллективы җитәкчесе Венера Галимова бию юнәлешенә җаваплы булды. Ә инде Казан Яшь тамашачы театры актрисасы һәм режиссеры, Казан театр училищесы педагогы Лилия Нурель театр юнәлешен җитәкләде.

Лабораторияләр белән беррәттән форумда Татарстанның, Россиянең алдынгы
белгечләре остаханәләр һәм лекцияләр уздырды.

Коллектив җитәкчеләре һәм укытучылары өчен дә махсус «Остаз» уку-укыту программасы булдырылды. Проект кысаларында баланы шәхес буларак
тәрбияләү, дустанә мөнәсәбәтле коллектив булдыру, аны үстерү темаларына
багышланган сессияләр һәм остаханәләр узды. Ләкин узган еллардан
аермалы буларак смена ахырында остазлар да укучылары белән беррәттән
әзерләнеп, үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр. Һәм әлеге миссияне
уңышлы үтәргә аларга Татарстанның һәм Россиянең алдынгы мәдәният һәм
сәнгать эшлеклеләре — Екатерина Гурьева, Алмаз Сәмигуллин, Руслан
Закиров, Гөлшат Нугайбекова, Әхмәтшина Айсылу, Нурбәк Батулла, Динә
Сафина, Ландыш Фәттахова, Горюнова Ольга һәм Венера Галимова ярдәм
итте.

Шулай ук «Җанлы Сәләт» (SeletLive) турыдан-туры эфирлар студиясе эшләде. Смена кысыларында ике чыгарылыш дөнья күрде. Аларны ВКонтакте һәм YouTube социаль челтәрендәге рәсми аккаунтларында карап була.

Алда балаларны «Сәләт» форумының өченче сменасы көтә. 9 июльдән 14 июльгә кадәр сәләтле балалар өчен традицион Сәләт Биләр Форум оештырылачак. Ул да булса Сәләт берләшмәсенең еллык эш нәтиҗәләре – буенча кульминацион ноктасы. Смена профильле аланнарның тематикалары: фән, иҗат һәм сәнгать, спорт белән бәйле тематик лабораторияләр форматында гамәлгә ашырылачак. Сәләт Биләр Форум кысаларында остаханәләр, ачык очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы белгечләре белән интерактив очрашулар планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев