Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Биләрдә мәгълүмати технологияләргә багышланган смена тәмамланды

Җиде көн эчендә катнашучылар цифрлы дөнья белән танышты, IT-өлкәдә практик һәм теоретик белемнәр туплады.

24 июль көнне XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының дүренче сменасы — Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум (Информационные технологии / Information Technologies) тәмамланды.

Тыгыз җиде көн эчендә катнашучылар цифрлы дөнья белән танышты, IT-өлкәдә практик һәм теоретик белемнәр туплады. 

18 июльдән алып 24 июльгә кадәр барган форум мәгълүмати технологияләр кеше тормышының бөтен өлкәләрендә дә мөһим роль уйнавына ышанучыларны берләштерде. Биредә республиканың төрле төбәкләреннән 800 гә якын бала катнашты.

Рәсми ябылу тантанасы 23 июль көнне традицион рәвештә «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманованың сәламләү һәм рәхмәт сүзләреннән, Сәләт әләмен төшерүдән һәм йомгаклау концертыннан торды. Концерт балаларга иҗади сәләтләрен күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек булды.

Форумның алыштыргыз өлешен уку-укыту программасы алып торды. Һәр көн балалар ике сәгать вакыт эчендә төрле остаханәләрдә катнашты. Мәгълүмати технологияләр Биләр Форумы кысаларында геймификация аша форумның төп юнәлешләрен: IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнес, digital-һөнәрләр ачучы профильле остаханәләр һәм уку-укыту мәйданчыклары гамәлгә ашырылды. Остаханәләр арасында «Креатив фикерләү», «Проектлар менеджменты: ысуллар һәм кораллар», «Индустриаль проектлар: идеядән алып башлап җибәрүгә кадәр», «Нейрочелтәр уены», «Стартапта гипотезаларны ничек тикшеререп карарга һәм үсәргә» һ.б. Остазлар — югары уку йортлары мөгаллимнәре, IT-юнәлештә актив эшчәнлек алып баручылар. 

Дәресләрдән тыш белгечләр катнашындагы дискуссия мәйданчыклары балаларны мавыктыргыч цифрлы дөнья һәм эшмәкәрлек юнәлеше белән таныштырды. Сменада форум кысаларында ел саен үткәрелә торган махсус «ЭкоСәләт» проекты гамәлгә ашырылды. Аның кысаларында «Экология» темасына багышланган лекцияләр, остаханәләр, тренинглар, уеннар һәм башка чаралар үткәрелде.

Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы балаларны физик һәм интеллектуаль яктан да үстерә. Смена программасында көн дә спорт ярышлары һәм турнирлар, кичке чара вакытында интеллектуаль һәм иҗади уеннар булды. Шулай ук соңгы көн уза торган йомгаклау концертына кастинг һәм репетицияләр барды. Форумда һәр бала үзе теләгән юнәлештә шөгыльләнсен өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылды.

Сменада катнаша алмаганнар исә «Җанлы Сәләт» туры эфирлар студиясен күзәтеп барды. 22 июль һәм 23 июль көннәрендә Сәләтнең ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында барган трансляцияләр һәркемне җылы мохит тулы Биләргә алып кайтты. Ул эфирларны хәзер дә рәсми аккаунтлардан карарга мөмкин.

Киләсе смена — Медиа Биләр Форум (Media). Ул 27 июльдән алып 2 августка кадәр Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә узачак. Ул смена социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль инструментларга багышлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев