Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Биләрдә Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум башланды

IT + БИЛӘР ФОРУМ = җиде көнлек цифрлы дөнья.

Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XIII Халыкара яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасы — Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум (Информационные технологии / Information Technologies) башланды. Аның үткәрелү вакыты — 18 июльдән алып 24 июльгә кадәр. Биредә республиканың төрле төбәкләреннән 800 гә якын бала катнаша, уку-укыту программасында белем ала һәм Сәләт мохитен ел буена үз күңелләрендә саклый.

Монда һәркем төрле. Һәр көн, һәр смена, алан, төркем, балалар төрлеләр. Шулай да үзгәрешсез калучы мохит ел да бер урынга — Биләр җиренә дәшә. Күңел һәм йөрәк тавышына ияреп, бирегә килүчеләр быелгы җәйдә дүртенче сменаларын башладылар. Ул смена мәгълүмати технологияләргә багышлана.

Мәгълүмат белән эш итә белү — бүгенге заманның төп өстенлекләренең берсе ул. Һәр көн без яңалык диңгезендә йөзәбез, саннар һәм символлар дөньясында кайныйбыз. Мәгълүматны кабул итү, эшкәртү һәм тапшыру өчен IT-өлкә җавап бирә. Киләчәктә үзеңне программист итеп күрәсеңме яисә гади санак белән кулланучы кешеме — IT буенча белемнәр һәркемгә файдага гына булачак. Шуңа күрә дә әлеге смена мәгълүмати технологияләр кеше тормышының бөтен өлкәләрендә дә мөһим роль уйнавына ышанучыларны берләштерәчәк.

IT-өлкәнең мөмкинлекләр һәм юнәлешләр киңлеге шаккаттыргыч! Үз тормышыңа иң кирәклесен һәм әһәмиятлесен сайлап алу өчен нибары форумда узучы остаханәләрдә катнашырга кирәк. Шунда ук күзләр ачылачак. Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум кысаларында геймификация аша форумның төп юнәлешләрен: IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнес, digital-һөнәрләр ачучы профильле остаханәләр һәм уку-укыту мәйданчыклары гамәлгә ашырылачак. 

Белгечләр катнашында узачак дискуссия мәйданчыклары катнашучыларны мавыктыргыч цифралы дөнья белән генә түгел, эшмәкәрлек юнәлеше белән дә таныштырачак. Шулай ук, сменада форум кысаларында ел саен үткәрелә торган махсус «ЭкоСәләт» проекты гамәлгә ашырылачак. Аның кысаларында «Экология» темасына багышланган лекцияләр, остаханәләр, тренинглар, уеннар һәм башка чаралар үткәреләчәк.

Форумның рәсми ачылу тантанасы һәрвакыттагыча мәртәбәле кунакларның сүзеннән башланып китте. Балаларны Татарстан Республикасының Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин һәм «Таттелеком» оешмасының дәүләт секторы буенча эшләр җитәкчесе Гөлназ Нуртдинова сәламләде. Алар Сәләт берләшмәсенә рәхмәт сүзләрен белдерделәр, әлеге мохитнең зарурилыгы хакында тагын бер кат билгеләп үттеләр.

«Бүгенге көндә Татрстанда бик зур мөмкинлекләр бар. Төрле шартлар бар, төрле дәүләт программалары эшләп килә. Минем теләкләрем шул: шундый әһәмиятле сменаны тоеп калырга, яңа дуслар табарга, үзегезгә зур максатлар куеп, шуларга ирешергә тырышырга» — дип, биредә узачак җиде көнгә үз теләкләрен белдерде Ринат абый.

Шулай ук теләкләрен Гөлназ Нуртдинова да өстәде: «Кешеләрнең бер-берсе арасында булган мөнәсәбәтләре — иң кадерле кыйммәтләр. Шуңа күрә бу мөнәсәбәтләрне саклагыз».

Сменада катнаша алмаган кешеләр өчен үз эшен «Җанлы Сәләт» туры эфирлар студиясе дәвам итәчәк. ВКонтакте һәм YouTube форумының рәсми аккаунтларында трансляцияләр һәркемне Биләргә алып кайтачак һәм биредәге мохиткә чумарга ярдәм итәчәк. Әлеге эфирларны сменадан соң да, теләгән вакытта карарага мөмкин.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев