Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Безнең авыл» / «Мир татарской деревни» дип аталган фотоконкурс башланып китте

Конкурста 7 яшьтән алып катнашырга мөмкин.

Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм «Миллиард. Татар» интернет басмасы «Безнең авыл» / «Мир татарской деревни» дип аталган фотоконкурс башлап җибәрде.

Конкурсның максаты: картографик интернет-сервисларда татар авылларының фотоларын булдыру.

Конкурста катнашу өчен Татарстандагы авылларның яки Россиянең башка төбәкләрендәге татар авылларының күренешен, истәлекле тарихи урыннарын фотога төшереп, картографик интернет-сервисларга урнаштырырга (Яндекс Карты, 2ГИС) йә фотоны оештыручыларга җибәрергә кирәк.

  • Эшләр 8 августтан 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
  • Нәтиҗәләр 11 октябрьдә ясалачак.
  • Турнирның приз фонды 9,5 мең.
  • Конкурста Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.  
  • Конкурс 7 яшьтән 103 яшькә кадәрге яшь төркеме арасында үткәрелә.

Бәйгенең нигезләмәсе https://milliard.tatar/news/polozenie-vserossiiskogo-konkursa-fotografii-beznen-avyl-mir-tatarskoi-derevni-5947

Фото: © Султан Исхаков / «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев