Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Безнең әтиләр

Актаныш районы Богады мәктәбенең 4 сыйныф укучылары яза: - Тиздән Әтиләр көне җитә. Ул быел 15нче октябрьдә булачак.

Классыбызда әтиләргә багышлап иншалар яздык. Иң ошаган җөмләләрне сезгә дә укытасыбыз килде.

***

   Әтием Тәлгать заводта оператор булып эшли. Куллары алтын аның. Быел гараж салдык. Без Саша белән аңа булыштык. Әтиемне бик яратам.

Борханов Алексей

***

Әтием Дилфас исемле булганга аңа гел «Дипай» дип кенә эндәшәләр иде, ә миңа «бәләкәй Дипай» дип. Әтием бик оста гармунчы, бик яхшы мал врачы булган. Атлар ярата иде. Үскәч мин дә Сабантуйда ат ярышында катнашачакмын. Әлегә «Герда» белән әзерләнәбез.

Искәндәр Нурлыев.

***

    Минем әтием Айрат исемле. Ул дөньядагы иң көчле һәм иң әйбәт әти. Украинада хезмәт итүче абыем янына барып, аңа тәмле күчтәнәчләр илтеп кайтуы да гаиләбез өчен горурлык.

Әдилә Арсланова.

***

     Үскәч, мин әтием кебек, бик яхшы кеше булачакмын. Вильсун әтием кешеләргә яхшылык эшли, тырышып хезмәт куя. Мин аны бик яратам.

Самат Галиев.

***

Әтием Илфак инде 20 елдан артык авыл хуҗалыгында эшли. Ул бик әйбәт кеше. Авылда аны барысы да ярата. Мин әтием белән мәчеткә йөрим. Ул минем өчен үрнәк.

Гаянов Айтуган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев