Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Безне телевизордан күрсәтәчәкләр!

Без, бер төркем кызлар-малайлар, Чаллы әдипләре белән очраштык. Гади генә очрашу булмады ул – «Яңа гасыр» каналының «Заман көзгесе» тапшыруына төшерделәр безне.

Очрашу, гомумән, шәп булды! 
Бу очрашуда без язучы Факил Сафин турында тагын да күбрәк белдек. Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина белән таныштык, искиткеч кеше! Ул безгә хәтта 2 китабын бүләк итте. Берсе «Кайту» дигән, икенсесе – «Тынлык кайтавызы». Шигырьләре искиткеч! Үзе матур, үзе яшь, үзе бик уңган Лилия Гыйбадуллина! Тагын ни әйтик инде? 
Факил абый да һәр кешегә китабын бүләк итте. «Кошлар яратучы малай» дип аталган китап, шулай ук искиткеч! Аларны тыңлап утыру – үзе бер бәхет.
Безнең яшьтәшләребез – Сәйдәш Галиев белән Данил Сафиуллинның чыгышлары да бик  ошады, шәп җырлыйлар! Факил абый да әйтте инде, боларны тыңлап, күңелләрендә нинди хисләр икәнен белеп була, диде. Алга таба да уңышлар аларга! 
Нәтиҗә ясап шуны әйтик: бу очрашу безгә бик ошады! 
Башта ничектер кыенсынып калган идек (теге камералардан шулай булды микән, белмибез). Соңрак инде ияләндек. 
Аны якшәмбе көнне, кичке 8дә күрсәтәчәкләр. Карамый калмагыз безне!
Язилә Гәрәева, Алия Вәлиева, Чаллы шәһәре, 84нче лицей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев