Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бездә Сабантуй

Бәйрәм барышында китапханәдә уен-көлке, җыр, бию көйләре яңгырап торды.

8 июнь көнне иртәдән Чаллының 17нче балалар китапханәсендә бәйрәм рухы чагылды. Анда татар халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе – Сабантуйга кунаклар килде. Бәйрәм барышында китапханәдә уен-көлке, җыр, бию көйләре яңгырап торды. Балалар мең еллар элек ерак бабаларының язгы кыр эшләре беткәч күмәкләшеп уздыра торган Сабантуй бәйрәменең тарихы белән танышты, милли көрәш, ат чабышы, капчык киеп йөгерү кебек бәйгеләр турында сөйләште. Нәниләргә Ркаил Зәйдулланың “Сабантуй сөлгесе”, Әлфия Ситдыйкова һәм Вера Хамидуллинаның “Сабантуй балкышы” китаплары бик ошады. Кызыклы шигырьләр, хикәяләр тыңлап, матур рәсемнәрдәге Сабантуй бизәкләре белән танышып, табышмакларга җавап эзләп күңел ачты балалар. Чүлмәк вату, җеп кисү кебек мавыктыргыч уеннарда теләп катнашып көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар. Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте. 

Гыйзатуллина Ф.Я. китапханәче. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев