Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Без – Җәлил янында!

Бүген каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, традицион чара – шагыйрьнең һәйкәле янында җыелып, чәчкәләр салу оештырылды.

Чаллы шәһәренең төрле мәктәпләреннән килгән укучылар өчен хәзер актив иҗат итүче әдипләрне күрү мөмкинлеге дә иде бу. Һәм шигъри телдә сөйләшү дә – һәйкәл янында Муса Җәлилнең үлмәс иҗаты белән беррәттән, заманча шигырьләр дә яңгырады. 

Муса Җәлил исеме безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда билгеле. Ул әсирлеккә эләккәч тә, көрәштәшләре белән дошманга каршы көрәшен дәвам итәрлек көч тапкан. Муса Җәлилнең кулдан эшләнгән ике блокноты туган җиргә кайтып җиткән. «Моабит дәфтәрләре» беренче тапкыр Казанда татар телендә 1953 елда басылып чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Муса Җәлил, Җәлил һәйкәле, Лидия Зимина, Чаллы