Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Берүзе өч композитор биргән данлыклы туган ягым!

Жирдә кешеләрнең, язмышларның Очратмыйсың нинди төрләрен... Берүзе өч композитор биргән Гаиләне бармы күргәнең?

Бормаланып аккан Сон елгасы буена урнашкан Кече Сон авылы тарихы бик үзенчәлекле. Бу авылның тарихи матурлыклары татар музыкасының якты маяклары - Заһидуллиннар исеменә барып тоташа. 

Танылган композитор Мирсәет Яруллин туган көнне - 15нче июльдә "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Мамадыш районы Кече Сон авылында кунакта булды.

Танылган якташларыбыз, бертуган Заһидуллинар даны хәтта чит төбәкләргә дә таралган! Заһидулла Яруллин “Тукай маршын” иҗат итә. Фәрит Яруллин “Шүрәле” балетын, Мирсәет Яруллин “Кеше” ораториясен яза. Алар ижаты хәтта чит илләргә дә бик таныш!

Мәшһүр композитор Яруллиннар истәлегенә туган нигезләре урынында сквер ачылды. Ә аннан соң “Калфагым” фольклор коллективы белән авыл уртасында урнашкан, яңа “Васил” чишмәсе ачу күренеше тәкъдим ителде. Туган ягыбыз тагын да яшәрде, ямьләнде. Авылыбыз горурлыгы булган мәшһүр өч композитор - Заһидулла, Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннар исеме тагын бер кат мәңгеләштерелде.

Зилә Гусамова, Мамадыш районы Кече Сон төп мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев