Беркайчан да болай эшләмә!
Күптән түгел бик тә аяныч хәл булды. Сезгә дә бу турыда язып кисәтергә булдык.
Атка атланып йөрергә яратучы дусларыбыз, ат белән бервакытта да машина юлына, трассаларга чыкмагыз. Бу бик тә куркыныч. Тукай районы Новый поселогында коточкыч фаҗига килеп чыккан. 17 яшьлек Дарья ат белән йөреп керергә чыгып китә, атка колыны да иярә. Кыз авылга кайткан саен яраткан атына атланып авыл урамнарын әйләнеп керергә яраткан. Ни өчендер, бу юлы Дарьяның аты олы юлга килеп чыккан. Нәкъ шул вакытта трассада йөк машинасы пәйда була. Колын куркып, юлдан читкә таба йөгерә, моны күргән ат та тае артыннан ыргыла. Дарья ат өстеннән юлга егылып төшә һәм йөк машинасы тәгәрмәче астында калып һәлак була.
Үзегезне саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев