Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бергә күңеллерәк

Иркә һәм Айназ Әхмәтҗановлар гаиләләре белән «Это у нас семейное» дигән россиякүләм конкурста катнашканнар.

Иркә һәм Айназ Әхмәтҗановлар бик кызык конкурста катнашканнар. Үзләре генә түгел, әти-әниләре һәм дәү әниләре белән. «Россия — мөмкинлекләр иле» проекты кысаларында уза торган «Это у нас семейное» дигән конкурс бу.

— Без 30нчы майдан 2нче июньгә кадәр Уфа шәһәрендә булдык. Анда Идел буе федераль округыннан 400 гаилә җыелды. Ярымфиналга эләгү өчен без башта сайлап алу турын үттек. Үзебезнең аккаунтны булдырдык. Төрле биремнәрне үтәп шунда видео-фотолар урнаштырып бардык. Оештыручылар атна саен яңа бирем җибәреп тордылар, — дип сөйләделәр балалар.

Сайлап алу турына 100 мең гаилә гариза калдырган. Һәм Чаллыдан Әхмәтҗановлар гаиләсе ярым финалга барып җитү бәхетенә ирешкән. Бәйгедә катнашу өчен төп шарт — өч буын вакиле булу. Дәү әниләренә дә бәйге бик ошаган.

— Ярымфиналда 5 көн давамында бергә төрле ярышларда катнаштык, әллә нәрсәләр уйлап таптык, белдек, аңладык… Әле конкурстан кайткач та, теге биремне нишләп белмәдек микән дип, җаваплар эзләдек. Балалар безгә гел икенче яктан ачылдылар. Алар бик күп беләләр икән дип горурландык. Интеллектуаль биремнәрдә күбрәк аларны катнаштырдык. Ә спорт буенча Айназ төп рольләрдә булды. Кыскасы, бу бик шәп конкурс. Ярымфиналдан узмасак та, уртак кызыклы, җылы хатирәләребез күбәйде, — дип сөйләде балаларның әниләре Энҗе ханым.

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уңышлар сезгә, Әхмәтҗановлар!