Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе үткәреләчәк

2022 елда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесен үткәрә. Конкурс Туган телләрне һәм туган әдәбиятларны укытуда инновацион педагогик тәҗрибәләрне уртаклашырга ярдәм итәчәк.

Бәйге ике этапта узачак: региональ һәм федераль. Йомгаклау (федераль) этабы ике турда узачак. Анда конкурсының төбәк җиңүчеләре – Россиянең һәр субъектыннан берәр вәкил катнашачак. 8 августтан 20 августка кадәр федераль этапның  беренче өлеше була.  Ул читтән торып уздырылачак. Катнашучылар үзләре турында "Медиавизитка" форматында сөйләячәкләр.

11-18 сентябрьдә Ставрополь өлкәсендә бәйге финалының икенче өлеше узачак.  Монда укытучылар «дәрес», «сыйныф сәгате» үткәрәчәкләр һәм «Мастер-класс»та тәҗрибә уртаклашачаклар.

Белешмә

«Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы 2022 елда игълан ителгән Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында үткәреләчәк.

Конкурсны оештыручы – Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, конкурсның федераль операторы – Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты.

Конкурсның максаты – туган тел һәм туган әдәбияты укытучыларына ярдәм итү, әлеге фәннәрне укытуда тәҗрибә белән уртаклашу.

«Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының рәсми сайты:  https://teacher.natlang.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев