Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Беренче коймак төерле булмады

«Хәзерге көннәрдә яшүсмерләр арасында заказга эшләү популярлашып бара. Һәм мин дә моңа искәрмә түгел. Апам белән икәү заказга тортлар пешерәбез» дип яза Фирүзә Ибраһимова.

Безнең 2018 елда беренче булып табадан төшкән тортыбыз әле дә күз алдымда тора. «Беренче коймак төерле була» дисәләр дә, «төерле» булмады ул, киресенчә тәмле булган иде. Бар уңышның сере –  үз эшеңә карата мәхәббәт. Дөресен әйтәм, торт пешерү – гади эш түгел ул, заказга пешергәндә бигрәк тә. Беренче мәлдә «Ошар микән? Кыйбатсынмаслармы? Барсына да җитәрме?» кебек сораулар борчый иде, ә хәзер без үзебезнең пешергән әйберләрдән бер кайгырырлык та сәбәп тапмыйбыз.  Чөнки осталык вакыт һәм омтылыш белән барлыкка килә.

Һәм миннән лайфхак. Ничә кешегә ничә килограмм торт пешерергә кирәк була икән дип баш ватарга туры килә кайвакытта. Аны бик ансат исәпләп була.  Әйтик, 15 кешелек торт пешерәсе, ди. Кунак санын 1 торт порцияссенә (бу 200 гр) тапкырларга кирәк. Димәк, бу очракта 3 килограммлы торт пешерергә кирәк булачак.

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы авылы


Фирүзә үзенең шәхси блогында  тәмле торт рецептлары белән бүлешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев