Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бердәм дәүләт имтиханын классик имтиханнар алыштыра?!

Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә мөмкин.

Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгарырга һәм классик дәүләт имтиханнарын кайтарырга тәкъдим иттеләр. Билгеләп үтелгәнчә, дәүләт имтиханнарын төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча кире кайтарырга тәкъдим иткәннәр иде.

Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә мөмкин. Агымдагы ел ахырына кадәр тапшырылган БДИ аны биргән вакыттан соң дүрт ел гамәлдә була, ягъни югары уку йортлары аларны кабул итәчәк.

Авторлар әйтүенчә, БДИ чыгарылыш укучыларын тест сорауларына гына җавап бирергә өйрәтә, аның фикер йөртү сәләтен үстерми. Имтихан – ул формулалар һәм сүзләрне истә калдыруны түгел, ә аналитик белемнәрне һәм логик фикерләүне тикшерү, дип саный фракция әгъзалары.

Моның нәтиҗәсе буларак, БДИ кризиска һәм белем бирү сыйфатының түбәнәюенә китерде, чөнки чыгарылыш сыйныф укучыларының максаты – белем алу түгел, ә дәүләт имтиханын бирү. Шул ук вакытта, мондый тикшерү укучыларның иҗади потенциалын ачмый һәм нормаль уку программасын үзләштерүгә мотивация уятмый.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев