Бераз көлеп алыйк!
Барлык укучылар да каникулларны көтеп ала, ләкин иң нык, түземсезләнеп көтүчеләр – әти-әниләр.
Биология дәресендә. Укытучы:
– Нияз, бәрәңгене ни өчен тирән күмеп утырталар?
– Тавыклар чүпләмәсен өчен.
Өстәлне кара таплары белән чуарлап бетергәнсең дип, әнисе малаен ачулана:
– Моны күрсә әтиең нәрсә әйтер?
– Белде инде ул.
– Нәрсә әйтте соң?
– Моны күрсә, әниең нишләр икән?! – диде.
– Әнием, әгәр «дүрт»ле алсам, мине паркка көн буена җибәрәм, дигән идең.
– Әйе, улым.
– Димәк, бүген мин паркта ярты көн генә йөрим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев