Бер уч хәбәр
Олимпиадалар, имтиханнар һәм өч Петербург зурлыгындагы айсберг...
2024 ел Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Ул 19 гыйнварда Мәскәүдә Бөтенроссия гаилә форумы белән ачыла.
10 гыйнвардан 29 февральгә кадәр Россиянең барлык төбәкләрендә дә Бөтенроссия укучылар олимпиадасының региональ этабы уза. Ул француз теленнән башлана, тормыш иминлеге нигезләре белән тәмамлана. Олимпиадада 89 төбәктән укучылар катнаша.
2024 елда Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) үткәрү даталары расланды.
Белемнәрне вакытыннан алда 22 марттан 22 апрельгә кадәр сынарга мөмкин. БДИ тапшыруның төп чоры — 23 майдан 1 июльгә кадәр, өстәмә чоры 4 сентябрьдән 23 сентябрьгә кадәр узачак.
9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханын (ТДИ) үткәрү шулай ук өч чорга бүленгән. Вакытыннан алда — 23 апрель-18 май, төп чор — 21 май-2 июль һәм өстәмә — 3-24 сентябрь.
Дөньядагы иң зур айсберг 30 ел эчендә беренче тапкыр урыныннан кузгалган. Ул өч Петербург зурлыгында икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев