Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Белмәгәнгә — әкият, белгәнгә — чын»

Менә инде бик тиздән август ае да башлана, ә сез әле кала китапханәләрендәге кызык китапларның күбесен укып чыгарга да өлгермәгәнсездер?..

Кадерле балалар! Менә инде бик тиздән август ае да башлана, ә сез әле кала китапханәләрендәге кызык китапларның күбесен укып чыгарга да өлгермәгәнсездер?..

Эссе җәйдә өйдә азрак булгансыз, күбрәк урамда йөргәнсездер? Шулай да, вакыт табып, китапханәләргә килеп китер өчен көннәр җитәрлек әле! Андагы киштәләргә күз салсагыз, җаныгыз теләгән китапларны табарсыз! Менә шундыйларның берсе — «Белмәгәнгә — әкият, белгәнгә — чын» китабы. Ул — ТР Мәдәният министрлыгы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге белән берлектә нәшер ителгән басма.

Автор-төзүчеләре: Ләйлә Хәсән кызы Дәүләтшина, Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова һәм Алсу Дамир кызы Батталова. «Мәгариф-Вакыт» нәшриятында басылып чыккан бу китапны сәләтле рәссам Фәридә Ризаева бизәгән. Басма дүрт үзенчәлекле бүлектән тора. Болар: «Җир белән күк арасы», «Ияләр дөньясына сәяхәт», «Шүрәле судан шүрли», «Халык әйтсә — хак әйтә» бүлекләре. Сез алар белән танышып үз күңелегезне серле мифлар, борынгы риваятьләр белән баетырсыз. Сезнең инде Шүрәледән кала да Албасты, Убыр, Җен, Өрәк, Бичура хакында ишеткәнегез бардыр, шәт. Менә шушы күзгә күренмәс затлар хакындагы риваятьләр дә әлеге тупланмада бик мавыктыргыч сюжетлар аша барланган. 

Туган якны өйрәнү музейларында йөргәндә, игътибар итсәгез, витриналарга куелган татар халкының борынгы бизәнү әйберләре арасында үрдәк сыны өстәлгәннәрен дә күргәнегез бардыр. Бактың исә, бу кош турындагы күптәнге риваятьтә шул хакта сөйләнә: борын-борын заманда тирә-юнь судан гына торган, имеш. Шуңа күрә кай якка гына карасаң да бер җирдә дә җан ияләре күренмәгән. Ул чакта бары тик бер кыю үрдәк кенә яшәгән һәм ул суга чумып, аннан бер кисәк балчык алып чыккан. Ә ул балчык артканнан арта, күбәйгәннән күбәя генә барган. Һәм аннан... Җир яралган, имеш. Балалар! Аңлавыгызча, әлеге искиткеч эчтәлекле китап сезне гаҗәеп әкияти мохит белән якыннан таныштырачак, аны да, башка шундый китапларны да укырга ашыгыгыз һәм шулчак сез бу дөньяның гаять катлаулы катламнардан торуына төшенерсез, әлеге мифлар халык авыз иҗаты хәзинәләре, ерак тарихыбыздагы төрле вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгәнгә күрә сезне үз мәдәниятебезне тагы да яхшырак белергә булышлык итерләр!

Заһирә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Чаллы үзәк китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев