Артистка Резеда Сәләховага багышланган анкетаны дөрес тутырып, «Белем» радиосында булачак өр-яңа «Йолдызлы Games» тапшыруында катнашу мөмкинлеге бар.
Бу хакта радионың телеграм каналында хәбәр ителә.
Син Резедә Сәләхованың фанатымы? Ул уйнаган бер спектакльне дә калдырмыйсың һәм аның турында күп беләм дип уйлыйсыңмы?
РЕЗЕДӘ СӘЛӘХОВАНЫҢ ҮЗЕ БЕЛӘН ОЧРАШУ МӨМКИНЛЕГЕН КУЛЫҢНАН ЫЧКЫНДЫРМА!
Сылтама аша кереп, анкета тутыр һәм биредә аның турында, иҗатын һәм тормышын чагылдырган сорауларга дөрес итеп җаваплар бир, иң күп балл тупла һәм безнең радиобызда (Казан шәһәре, К.Насыри ур., 25) 16 октябрь 15:00 сәгатьтә булачак өр-яңа "Йолдызлы Games” тапшыруында катнаш!
Сорауларга җаваплар 14 октябрь 18:00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Без синең катнашуны көтәбез!
https://forms.yandex.ru/cloud/63442454542c232efa4a41a2/
Нет комментариев