Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Белем Академиясе информатика дәресләрен татар телендә онлайн уку мөмкинлеген булдырды

Дәресләр атнага 1 тапкыр 1 сентябрьдан алып 23 майга кадәр үткәреләчәк.

Белем Академиясе 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен информатика дәресләрен татар һәм рус телләрендә онлайн форматта уку мөмкинлеген булдырды. 

Дәресләр атнага 1 тапкыр, 2024/25 уку елы дәвамында - 1 сентябрьдан алып 23 майга кадәр үткәреләчәк. Курс яңартылган федераль программага нигезләнеп төзелгән. Укучылар онлайн курсларда уку вакытында информатика фәнен дә үзләштерәләр, программаларга өйрәнәләр, шул ук вакытта төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарына да әзерләнәчәкләр. Курс йомгаклау тесты белән тәмамланачак, укучыларга Белем Академиясендә уку турында шаһәдатнамәләр тапшырылачак.Иң мөһиме - укучыларның алга таба ОГЭ (ТДИ) һәм ЕГЭ (БДИ) имтиханнарын югары баллга тапшыру шанслары артачак.

Курслар турында тулырак мәгълүматны Белем Академиясенең рәсми сайтында алырга була, моның өчен сайтта "Гостевой доступ" булдырылган:

https://academy.belem.ru/course/view.php?id=36 (11 класс, ЕГЭга әзерлек белән);
https://academy.belem.ru/course/view.php?id=35 (9 класс, ОГЭга әзерлек белән).

 

Чыганак: https://academy.belem.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев