Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

БДИлар тәмам

БДИның 2024 елгы төп чоры тәмамланды.

11 июньдә, БДИның 2024 елгы төп чоры тәмамланды. Бу хакта ТР Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.

Биология, тарих һәм чит телләрдән бердәм дәүләт имтиханы белем бирү оешмалары базасындагы 62 имтихан үткәрү пункты һәм 8 өйдән тапшыру пунктында узды.

Имтиханнарны уздыруга 2740 педагогик хезмәткәр җәлеп ителде. Тапшыручылар саны – 5869 чыгарылыш сыйныф укучысы.

Биологиядән БДИны 2552 кеше, тарихтан 1339 укучы тапшырды.

Чит телләр буенча БДИны (язмача имтихан) агымдагы елның 1977 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган:

  • инглиз теленнән – 1950,
  • немец теленнән – 11,
  • француз теленнән – 10,
  • кытай теленнән – 6 кеше.

11 июньдә тапшырылган БДИ нәтиҗәләре 26 июньгә кадәр расланачак һәм чыгарылачак.

БДИның төп чорының резерв көннәре 2024 елның 13-21 июнендә үткәреләчәк.

Чыганак: 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев