Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда «Tatar. Бу Хакатон» ярышы үтәчәк

«Tatar. Бу Хакатон» ярышы 8-10 сентябрь көннәрендә укучылар һәм студентлар арасында үтәчәк.

«Tatar. Бу Хакатон» ярышы 8-10 сентябрь көннәрендә укучылар һәм студентлар арасында үтәчәк. Ул татар телен үстерү буенча инновацион кушымталар һәм сервислар ясау, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге культураны үстерү максатыннан оештырыла.

Чара KazanDigitalWeek-2023 (kazandigitallegends. com) Халыкара форумы кысаларында уза.

Хакатонның төп этабы, проектларны яклау һәм җиңүчеләрне игълан итү 8-10 сентябрь көннәрендә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ паркта була (Казан шәһәре, Спартаковская урамы, 2Б йорт).

Катнашучылар түбәндәге призлар өчен көч сынашачак:
— өлкәннәр лигасы (1 урын — 100 мең сум, 2 урын — 80 мең сум, 3 урын — 55 мең сум);
— кече лига (1 урын — 65 мең сум, 2 урын — 55 мең сум, 3 урын — мең сум).

Моннан тыш катнашучыларның

  • ТР Фәннәр Академиясендә стажировка үтү өчен юллама оту,
  • экспертлар белән аралашу
  • һәм KazanDigitalWeek 2023 кысаларында DemoDayда катнашу мөмкинлеге бар.

Хакатонда катнашучыларның проектларын тәкъдим итү һәм йомгаклау тантанасы 8нче сентябрь көнне 17:00-18:00 сәгатьләрдә һәм 10нчы сентябрь көнне 14:00-18:30 сәгатьләрдә була.

https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев