Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Балык Бистәсендә «Бистә шәле» I республика фестивале узачак

19нчы август көнне Балык Бистәсе районында беренче тапкыр «Бистә шәле» исемле хатын-кызлар халык кәсебенең I республика фестивале узачак.

 

19нчы август көнне Балык Бистәсе районында беренче тапкыр «Бистә шәле» исемле хатын-кызлар халык кәсебенең I республика фестивале узачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы сайты.

Борынгы заманнардан Балык Бистәсе районы үзенең шәлчеләре һәм мамык шәлләре белән дан тоткан. Фестиваль әлеге традицияләрне яңарту уңаеннан оештырыла. Кунакларны театральләштерелгән тамаша белән каршы алачаклар. Фото һәм музей зоналары янында истәлеккә һәркем фотосурәт ясый алачак.

«Иң креатив шәл» конкурсында үзе һәм үз эше турында алдан ук белдертеп, теләгән һәркем катнаша ала. Конкурска гадәти булмаган техникада кулдан эшләнгән әйберләр кабул ителә. Катнашучының иҗади карашы хуплана.

«Иң тиз бәйләүче» конкурсында катнашучылар кыска вакыт эчендә әзер шәл бәйләп, үз осталыгын күрсәтә алачак.  

«Шәл бәйлисем килә» мастер-классында шәлнең этаплап барлыкка килүе күрсәтеләчәк. Тәҗрибәле бәйләүчеләрнең зур командасы, киленнәре, оныклары белән бергә, өйдәге уңайлылык атмосферасын җиткерергә тырышачак. 

«Рәсемнәрдә шәл бизәге» – сәнгать осталыгы буенча мастер-класс. «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасында катнашучылар әзер продукцияне тәкъдим итәчәкләр һәм татар халкының милли ризыгы «Бистә кабартмасы»н әзерләү буенча мастер-класс күрсәтәчәкләр.

«Бистә осталары» хатын-кызлар командасы кулдан әзерләнгән продукция тәкъдим итәчәк.

«БалаЧак» – балалар өчен халык уен мәйданчыгы. Монда баланы вакытлыча калдырырга мөмкин булачак, анда ул файдалы һәм күңелле вакыт үткәрәчәк. Алай гына да түгел, шулай ук ул халык уеннарын өйрәнә һәм аларда катнаша да алачак.

Төп сәхнәдә театральләштерелгән пролог күрсәтеләчәк. Аның сюжетында шәлләр барлыкка килү тарихы ята. Алга таба сәхнәдә районның сәнгать эшчәнлегендә катнашучылар һәм Татарстан Республикасы кунаклары катнашачак. Фестивальнең хэдлайнеры ‑ Татарстан Республикасының атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова.

Фестиваль ахырында мәйдан үзәгенә рекордсмен шәл чыгарылачак. Оештыручылар шулай итеп, нечкә җептән рекордлы зурлыктагы шәлне ничек бәйләп була икәнен дә күрсәтергә ниятлиләр.

Программа

10:30 - Кунакларны каршы алу

11:00-11:30 - Театральләшкән пролог. Кунаклар чыгышы

11:30-14:30 - Татарстан Республикасының үзешчән сәнгать осталары чыгышы

11:30 - «БалаЧак» балалар мәйданчыгы эше башлану вакыты

11:30 - Мастер-класслар: «Шәл бәйлисем килә», «Рәсемнәрдә шәл бизәге», «Бистә кабартмасы», «Мамыктан бизәкләр»

11:45 - «Бистә кабартмасы» татар халык ризыгы презентациясе

12:00 - «Мамык киемнән дефиле»

12:30 - «Иң креатив шәл» конкурсы

13:15 - «Иң тиз бәйләүче» конкурсы

13:30 - Татарстан Республикасының атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова чыгышы

14:45 - Рекордсмен шәл презентациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев