Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Балык Бистәсе районының Балтач мәктәбендә Равил Фәйзуллинга багышланган музей ачыла

Яңа ачыласы салон-музейда төрле әдәби кичәләр, очрашулар үткәрелер дип көтелә.

Балык Бистәсе районы Юлсубино (Балтач) авылында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның салон-музее ачыла. Мәктәп бинасына урнашкан музейның ачылу тантанасы 12 гыйнварга билгеләнгән.

«Әлеге музейда Балык Бистәсе районыннан чыгып, татар дөньясында киң танылу алган әдәбият-сәнгать әһелләренең иҗаты да яктыртыла», - дип музей концепциясе белән таныштырды Равил Фәйзуллин «Татар-информ» хәбәрчесен.

Музей ачылу тантанасына Татарстаннан гына түгел, Мәскәүдән һәм Башкортстаннан да кунаклар көтелә.

  • Юлсубино авылы мәктәбе 20 ел Равил Фәйзуллин исемен йөртә.
  • Яңа ачыласы салон-музейда төрле әдәби кичәләр, очрашулар үткәрелер дип көтелә.

Равил Фәйзуллинның балалар өчен шигырьләре.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев