Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Балык Бистәсе районында «Предпринимай» профиль сменасы ачылды

Смена балаларны эшмәкәрлек нигезләренә өйрәтү максатыннан оештырыла.

 

Балык Бистәсе районының «Өмет» лагеренда «Предпринимай» профильле сменасы старт алды.

Сменада 50дән артык укучы катнаша, алар атна дәвамында эшкуарлык эшчәнлеге һәм финанс грамоталылыгы нигезләрен өйрәнәчәкләр. 

Программадагы лекцияләр һәм мастер-класслар аша балалар үз эшләрен булдыру, авыл бизнесының ничек алып барылуы һәм муниципалитетның аның үсешенә нинди өлеш кертүе турында беләчәк.

Катнашучылар шулай ук социаль челтәрләрне алга этәрү нигезләре белән танышачаклар, район предприятиеләре буенча экскурсияләрдә булачаклар һәм инде эшләп килүче эшмәкәрләр белән аралаша алачаклар.

Чыганак https://minmol.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев