Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында балалар Сабан туе үтәчәк
22нче июль көнне Котлы Бөкәш Сабантуе мәйданында Гаилә бәйрәме уздырыла.
22нче июль көнне 13:00 сәгатьтә Котлы Бөкәш Сабантуе мәйданында Гаилә бәйрәме уздырыла.
Бәйрәм, Корбан гаете хөрмәтенә, Балык Бистәсе мөхтәсибәте һәм Тәберде-Чаллысы мәчете белән берлектә оештырыла.
Бәйрәмдә балалар өчен Коръән уку бәйгесе, татарча көрәш, гер күтәрү һәм башка кызыклы уеннар була. Әтиләр өчен армрестлинг һәм армлифтинг ярышлары оештырылачак.
Бәйрәм программасы:
Коръәнне яттан сөйләү. Яшь аермасы буенча 3 төркемдә үтә:
– 7 яшькә кадәргеләр;
– 8-12 яшьлекләр;
– 13 яшь һәм аннан зурраклар.
Һәр төркемдә беренче 5 урынны алучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.
Татарча көрәш 9 авырлык үлчәвендә үтә:
– 25, 30, 35, 40, 45 килограммга кадәрге авырлык үлчәүләрендә – 2011 елда туганнар һәм алардан кечерәкләр;
– 50, 55, 60 килограммга кадәрге һәм 60тан авыррак үлчәүдә – 2007 елда туганнар һәм алардан яшьрәкләр.
1нче, 2нче, 3нче призлы урыннарны алучыларга кыйммәтле бүләкләр бирелә.
Төп бүләк – велосипед.
Армрестлинг ир балалар һәм кыз балалар арасында аерым оештырыла;
– 30 килограммга кадәрге һәм 30 килограммнан авыррак үлчәүдә – 11 яшькә кадәрге ир балалар;
– 45 килограммга кадәрге һәм 45 килограммнан авыррак үлчәүдә – 15 яшькә кадәрге ир балалар;
– 11 яшькә кадәрге кыз балалар;
– 15 яшькә кадәрге кыз балалар.
Кул көрәштерүдә 1нче, 2нче, 3нче призлы урыннарны алучыларны да кыйммәтле бүләкләр көтә.
Гер күтәрү
Ир балалар арасында 4, 6 , 8, 12, 16 килограмлы герләрне күтәрү буенча ярыш уздырыла.
1нче, 2нче, 3нче призлы урыннарны алучыларга кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән.
Капчык киеп узышу ,таяк тартышу, күз бәйләп чүлмәк вату, күзне бәйләп бүләк кисү, җәядән ату, балык тоту (кармак ярдәмендә шешә авызына түгәрәк киертү), агач кашык белән су ташу, зур резин итек киеп йөгерү шикелле кызыклы ярышлар да була. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр бирелә.
Гаилә бәйрәмендә әтиләр өчен аерым ярышлар оештыру күздә тотыла:
– армрестлинг (абсолют җиңүче билгеләнә);
– армлифтинг (абсолют җиңүче ачыклана);
– 24 килограммлы герне вакытка күтәрү.
1нче, 2нче, 3нче призлы урыннарны алучы әтиләр кыйммәтле бүләккә ия булачак.
Белешмәлар өчен: +7 939 364-71-49
Чыганак https://vk.com/tat_islam_com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев