Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Балтач районы Бөрбаш авылында XVI Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе үтте

Бәйрәмгә килүчеләрнең саны 5 меңнән артып китте.

16нчы июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында зурлап XVI Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Быел татар милли бәйрәме Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында күпләгән шәрәфле кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, татар зыялылары, галимнәр катнашында үтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтергә кирәк, биш меңнән артык кешене – бишектәге сабыйлардан алып өлкән яшьтәге абый-апаларны бер мәйданга җыеп китергән Сабан туе беренче чиратта яшь буында татар-мөселман гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куйды. Ул ел саен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла.

Россиякүләм чарага Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Марий Эл, Чувашиядән күпләп балалар килде. Бәйрәмгә килүчеләрнең саны 5 меңнән артып китте.

Быелгы бәйрәмне хөрмәтләп, җыелган халыкка сәламләү һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерүчеләр арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Һашимова, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һ.б. бар иде.

Сабан туе балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, төрле иҗади чыгышлар белән ачылды.

Ачылыштан соң илебезнең төрле төбәкләреннән килгән балалар уеннарда көчләрен сынап, бүләкләр алырга ашыкты. Милли бәйрәм программасына барлыгы 30га якын ярыш кертелгән иде. Көтеп алынган бәйрәм көн дәвамында төрледән-төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барды, җиңүчеләргә тантаналы рәвештә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Әлеге Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы булды. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып торды.

Сабан туе намаздан соң да дәвам итте. Аның төп бизәкләренең берсе татарча көрәш бәйгесе булды. Имамнар арасында беренче урында калучыга төп бүләк – тәкә булса, яшүсмерләр арасында төп җиңүчегә скутер тапшырылды, диелә хәбәрдә.

Фото https://dumrt.ru/

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев