Балалары булган гаиләләр Казан Кремлендәге «Хәзинә» галереясына бушлай керә алачак
Балалары булган гаиләләр өчен «Хәзинә» милли сәнгать галереясына керү 8нче июльдә бушлай булачак.
Балалары булган гаиләләр өчен «Хәзинә» милли сәнгать галереясына керү 8нче июльдә бушлай булачак. Бу Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Галереяда «Николай Фешин. Битләр таралгач» күргәзмәсен күрергә мөмкин. Анда рәссамның хатларыннан һәм автобиографиясеннән өзекләр тәкъдим ителгән. Шулай ук учреждениедә инклюзив экспозиция ачылган: «Үтәли тою» – скульптураларның фактурасын һәм детальләрен тою өчен кунакларның аларга кагылу мөмкинлеге бар. Икенче күргәзмә – «Казан турында ярату белән» – тамашачыга яраткан шәһәре буйлап вакыт һәм чор аша йөрергә, ТР башкаласының атмосферасына чумарга һәм көндәлек ыгы-зыгы белән сизелми торган детальләрне күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, 8 июльдә галереяда «Заман» нәшриятының «Элисның Тегү патшалагындагы маҗаралары» балалар китабы тәкъдим ителәчәк. Китап авторы – язучы Рауза Хуҗәхмәтова. Иллюстрацияләрне рәссам Андрей Шляпкин әзерләгән.
Галерея 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр ачык булачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев