Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Балаларны яклау көнендә бәйрәм чаралары кайларда уза?

Балаларны яклау көне уңаеннан 1 июньдә Түбән Кама паркларында һәм скверларында бәйрәм чаралары узачак.

Балаларны яклау көне уңаеннан 1 июньдә Түбән Кама паркларында һәм скверларында бәйрәм чаралары узачак. Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чаралар алты мәйданчыкта оештырыла. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Шулай, «Сабантуй» аттракционнар паркында төштән башлап иҗади мастер-класслар, хәрәкәтчән уеннар, асфальтка төшерелгән рәсемнәр конкурсы, концерт программасы, фотозона, аквагрим, шулай ук сабын куыклары белән уеннар башлана.

«Гаилә» паркында көндезге сәгать 11дә театральләштерелгән бәйрәм башланачак, шуннан соң «УенФест» республика проекты, «Балачак – ул без» уен программасы, спорт уеннары, концерт программасы узачак.

Иртәнге сәгать 10нан «Айда» экстрим-паркында чаралар башлана, анда балаларны ачык һавада йога, ата-аналар һәм балалар өчен арт-терапия, памп-тректа тиз йөрүләр, музыкаль төркем чыгышы, ачык дәресләр, ди-джей сетлар, бүләк уйнатулар көтә.

Шул ук вакытта халык иҗаты йорты янында шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләренең балалар иҗаты фестивале башлана. Габдулла Тукай исемендәге паркта «ӘкиятФест» була.

Ә кичке сәгать 4тә «Мирас» мәдәният йортында «Исәнме, җәй» бәйрәме оештырыла

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tuban-kamada-balalarny-yaklau-konenda-bairam-caralary-alty-maidancykta-bula-5888247

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев