Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Балалар туристик кешбэк программасы буенча 300 меңнән артык юллама сатып алынган

Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова балалар туристик кешбэк программасы буенча инде 300 меңнән артык юллама сатып алынган, дип белдерә, бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"1нче майдан балалар туристик кешбэк программасы эшли башлады. Хәзерге вакытта ата-аналар 11 миллиард сумга 300 меңнән артык балалар юлламасы сатып алган, ә кешбэк булып кире кайткан акчаларның гомуми күләме 4,7 миллиард сум тәшкил итә. Сатып алуларның төп өлеше, кагыйдә буларак, яз-җәй башына туры килә, программа буенча балалар юлламаларын сату 31нче августка кадәр дәвам итәчәк", - диде Зарина Догузова.

Балалар лагерьларына бару өчен кешбэк белән путевка сатып алу 31 мартка каршы төндә башланды һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Баланы туристик кешбэк программасы буенча балалар лагерена 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр җибәрергә мөмкин.

Быел Россия Федерациясе Хөкүмәтенең әлеге программасына 7,5 миллиард сум акча бүленгән. 

Программада дәүләт һәм коммерцияле балалар ялы лагерьлары  катнаша. Палатка лагерьлары программага 2022 елның июненнән кушылачак. 


Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2083533.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев