Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Балалар сәламәтлеген саклау атналыгы

Бу балаларның сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итәчәк берничә мөһим кагыйдәне искә төшерү өчен бик яхшы сәбәп, ди проект авторлары.

Рациональ туклану: ул тулы һәм төрле булырга тиеш, рационда җимешләр, яшелчәләр, ит һәм сөт продуктлары булырга тиеш. Зарарлы ризыклардан һәм фастфудлардан баш тартыгыз, – ди белгечләр. 

Табибларга вакытында бару: авыруның беренче билгеләре булганда белгечкә мөрәҗәгать итәргә киңәш  ителә. Даими медицина тикшерүе проблемаларны иртә ачыкларга ярдәм итәчәк. 

Баланы куркыныч инфекцияләрдән саклау өчен вакцинация планын үтәү таләп ителә. Балаларны күнегүләр ясарга һәм саф һавада күбоәк  йөрергә күндерергә кирәк. Күнегүләр сәламәтлекне ныгытырга һәм мускуллар үстерергә ярдәм итә. 

Ә иң мөһиме, ата-ана балаларга һәрвакыт үрнәк булып торырга тиеш, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайты. 

Чыганак – https://magarif-uku.ru/news/rubric/list/headlines 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев