Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Балалар өчен топ 10 татар китабы» исемлеге билгеле

Милли китапханә 2023 елның беренче яртысы өчен «Балалар өчен топ 10 татар китабы» исемлеген төзеде.

 

Исемлектә бүген иҗат итә торган 3 татар авторы бар, дип яза «Татар информ» мәгълүмат агентлыгы сайты.

Милли китапханәгә килүче балалар һәм ата-аналар Рөстәм Галиуллинның «Биш «ике»ле», Рабит Батулланың «Койрыксыз бака» һәм Марсель Галиевның «Сипкелле кояш» китапларын сайлаганнар. 

Исемлек Регина Гаязованың «Татарча комикслар. Казан хикәяләре» китабы белән башланган.

Исемлектә традиция буенча Габдулла Тукай һәм Абдулла Алиш китаплары була. Бу юлы «Кырлай әкиятләре» һәм «Әкиятләр илендә: Абдулла Алиш әсәрләре буенча әкиятләр җыентыгы» китабы исемлеккә кергән. Шулай ук Татарстан китап нәшрияты татар балалар шагыйрьләренең кыска шигырьләреннән җыеп чыгарылган «Туп, туп, тубыбыз» аудиоҗыентыгы да бар.

Укучылар шулай ук Ирина Травина, Лариса Клюшник, Светлана Гальцева тәрҗемәләрен актив укыганнар.

Милли китапханә елга ике тапкыр иң күп укылган Россия авторлары, чит ил авторлары, фәнни-популяр китаплар, үсмерләр өчен китаплар (12+), балалар өчен китаплар (6+), нәниләр өчен китаплар (0+), татар китабы, балалар татар китабы исемлекләрен төзи.

Фото: Солтан Исхаков/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев