Балалар – чын артистлар
Ачык ишек

Балалар – чын артистлар

Чаллыда шәһәркүләм мәктәпкәчә театр коллективларының онлайн-фестивале узды.

Узган атнада Чаллының 26нчы «Ләйсән» балалар бакчасында шәһәркүләм мәктәпкәчә театр коллективларының онлайн-фестивале узды. 

Анда 27 балалар бакчасы катнашты. Алар берсеннән-берсе кызыклы татарча спектакль-әкиятләр әзерләп, жюри хозурына видеоматериаллар тәкъдим итте. 

Балалар Г. Тукай, А. Алиш, Р. Вәлиева, Р. Миңнуллин һәм башка авторлар әсәрләрен, шулай ук татар, рус, башкорт халык әкиятләрен сәхнәләштергәннәр. 5-6 яшьлек артистларның туган телебездә, зур осталык белән кызыклы һәм катлаулы образларны да ача алуы сокландырды һәм шатландырды.

Жюри әгъзалары – җырчы, «Манзара» музыкаль премиясе лауреаты Сәрия Нәбиуллина, Татарстан Республикасының атказанган артисты, А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисткасы Алсу Хәбетдинова, «Көмеш кыңгырау» газетасы журналисты Лариса Яруллина – балаларның саф татарча сөйләшүләренә, артистлык сәләтенә, декорация-костюмнарның оригинальлегенә һәм тәрбиячеләрнең оештыру-режиссерлык осталыгына бәя бирделәр.

Нәтиҗәдә, ун коллектив 1нче, 2нче, 3нче урыннарны бүлеште. Калганнар төрле үзенчәлекле номинацияләрдә җиңү яулады.

  • 1нче урынны 1нче, 4нче, 61нче балалар бакчасы яулады.
  • 2нче урынга 21нче, 36нчы, 49нчы, 82нче балалар бакчасы лаек булды.
  • 3нче урында – 71нче, 113нче, 119нчы балалар бакчалары. 

Афәрин, бик сәләтле безнең балалар һәм бик булдыклы безнең тәрбиячеләр! Туган телебезне үстерүдә ныклы бер адым бу матур чара. Дәвамлы булсын.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев