Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Балага бердәм пособиенең беренче тапкыр кайчан киләчәге билгеле булды

Бердәм пособие керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләрдәге 17 яшькә кадәрге һәр балага билгеләнә.

 

Аз керемле гаиләләр өчен бердәм пособие беренче тапкыр ул билгеләнгәннән соң биш көн үткәч, шуннан соң айның һәр 3нче көнендә киләчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Социаль фондына сылтама белән хәбәр итә.

Фондның Telegram-каналындагы хәбәрдән күренгәнчә, бердәм пособие түләүне сорап язылган гаризаны карау вакыты, гадәттә, 10 эш көне тәшкил итә, әмма аерым очракларда 30 эш көненә кадәр дә сузылырга мөмкин. Бу белешмәләрнең башка ведомстволардан ни дәрәҗәдә тиз килүенә бәйле.

«Карар чыккач та беренче пособие аны билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә килә. Алга таба сез аны банк реквизитларына күчергән очракта айның һәр 3нче көнендә, ә почтага күчерелгән очракта 3-25нче көннәрендә алачаксыз», - диелә хәбәрдә.

Бердәм пособие керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләрдәге, мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү алымын кулланып, 17 яшькә кадәрге һәр балага билгеләнә.

Пособиенең күләме балалар өчен каралган төбәк яшәү минимумының - 50, 70 яки 100 процентын, иртә срокта исәпкә баскан көмәнле хатын-кызлар өчен хезмәткә сәләтле халык өчен каралган төбәк яшәү минимумының шулай ук 50, 70 яки 100 процентын тәшкил итә.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X