Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Балачак җыры» бәйгесенең яңа сезоны башланып китте

Бәйге татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторлар арасында үтә.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы Балачак җыры бәйгесенең бишенче юбилей сезонын игълан итте.

Бәйге нәтиҗәләре буенча биш җыр һәм биш җиңүче булачак. Оештыручылар өр-яңа шигырьләр, оригиналь көйләр көтеп калалара.

Бәйгенең максаты — татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту.

«Балачак җыры» бәйгесе 2024 елның 14 февраленнән башлап, 24 маена кадәр өч турда уздырылачак.

Җиңүчеләрне акчалата приз, җырның профессиональ аранжировкасы һәм клибын ясау көтә. Бәйгедә катнашу бушлай.

Эшләрене shayanmuzik@mail.ru рәсми почтасына юллагыз.

Гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат shayantv.ru сайтында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев