Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Балачак авылда күңеллерәк микән, шәһәрдәме?

«Көмеш кыңгырауның» ватсаптагы төркемендә хәбәрчеләребез шундый сорауга җавап бирделәр.

Нәргизә

Минем авылга кайтасым килми, чөнки миңа лагерьда  ошый.

Айсылу

Син кайсы лагерьда?

Нәргизә

Мәктәп яны лагерында. Бүген менә «лагерьның Мисс һәм Мистеры» булды, ә иртәгә бассейнга су керергә барабыз.

Әдилә

Әлбәттә, авылда!

Рәйсә

Мин шәһәрне сайлар идем, ике дә уйламыйча.

Фирүзә

Сәбәбен дә әйт инде рәйсә

Рәйсә

Миңа шәһәр якынрак. Бәлки шәһәрдә тугангадыр. Калада торсаң, мөмкинлекләр күбрәк төсле. Һәм, гомумән, үземне авылда гомер буе яшәрмен дип күзаллый да алмыйм. Дөресен әйткәндә, хыялымда хәтта Казан дә түгел, инглиз теле буенча китсәм, чит илгә күчү хакында хыялланам. Мәскәү дә планнарда, ә йөрәккә якын журналистикага тукталсам, һәм «Сәләт» тә әйдаман булу максатына ирешсәм, бу очракта Казан, Алла боерса. Хыяллар хыяллар инде, ничек буласын алдан әйтеп булмый. 

Фирүзә

Кайда да рәхәт инде ул, һәр нәрсәнең тәмен тоя белсәң.

Айсылу

Авылда туган кешегә авылда рәхәттер инде. Авылда саф һава. Хәзерге вакытты кешеләр авылны күбрәк яраталар төсле.

 Азалия

 Ох, авылда бик тә рәхәт. Әкияттәгечә матур да, иркен дә, җылы да, ямьле дә. Авылда үзеңне иркен тоясын, бернинди дә заводлар, әллә нинди исләр юк. Тыныч. Авылда үскән балалар шундый гади, алар белән момент эчендә уртак тел табасың. Мин авылымны бик яратам, аның белән бәйле бик күп истәлекләрем, кызык вакыйгалар бар. Санап та бетерә алмыйм. Миңа авыл күбрәк ошый, шәһәрдәге барлык мәшәкатьләр урынына мин авылда бәрәңге бакчасында чүп утар идем. Апам әйтмешли, авылдагы урманнарда, авылдагы басуларда гына күңел тынычлыгы бар.

Ләйлә

Авылда туып, авылда үскән кешегә гел авыл якынрак була инде. Анда, саф һава, күз явын алырлык матурлык һәм туган нигез. Ләкин хәзерге заманада гел авылда гына яшәп үзеңне чикләп булмый. Шәһәргә күчү мөмкинлеге бар икән, аны ике дә уйламыйча кулланырга кирәк. Ә шулай да, күпләр  шәһәргә ашкына, эш буенча китәләр, үзенең бәхетен табалар. Ләкин барыбер күпмедер вакыттан соң кире авылга күченеп кайтучылар да шактый. Авыл урамыннан, кич кояш батканда, бер урап кайту ни тора?! Бөтен кеше дә мин язган белән килешмәскә мөмкин, һәркемгә үзенеке... 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев